Чаллыда тележурналист вафат булды
Павел Михнога 47 яшь иде.
Бүген төнлә Автогигантның телерадио бүлеге башлыгы, "Вести КАМАЗА" газетасы редакторы Павел Михно вафат булды.
Павел Михно 1978 елда туган. 19 яшендә башкаланың "Пульс-радиосы"нда эшли башлады. 1999 елда "Эфир" телеканалында журналистлык эшен дәвам итте.
2004 елда Павел Чаллыга кайтты һәм автогигантның матбугат хезмәтенә эшкә урнашты. Ул «Вести Камаза» телетапшыруына нигез салды. Гомеренең соңгы көненә кадәр автогигантка хезмәт итте.
Аның хатыны, өч кызы калды.
Автогигант коллективы гаиләгә авыр көннәрендә ярдәм итәргә ышандыра.
Мәрхүм белән хушлашу иртәгә була.
Коллегабызның урыны җәннәттә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев