Чаллыда «Телсез күке» фильмы күрсәтелә
Фильмдагы вакыйгалар 1939 елның кышында, фин сугышы вакытында бара.
5 январьдән Татарстан кинотеатрларында «Телсез күке» фильмы күрсәтелә башлый.
Кинофильмны Чаллы, Казан, Әгерҗе, Мамадыш, Лениногорск, Бөгелмә, Болгар, Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы яшәүчеләр карый алачак.
«Телсез күке»не шулай ук Әлки, Чүпрәле, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч, Азнакай, Ютазы, Сарман, Яшел Үзән районнарында да күрсәтәчәкләр.
Фильмны язучы Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» пьсасы буенча 2024 елда режиссер Рәүф Кубаев төшергән иде. Бер эпизодик рольдә Зөлфәт Хәким үзе дә уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев