Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда төп чаллылылар очраша

Бу бәйрәм Центральная урамында була.

Иртәгә Чаллының Центральная урамында зур бәйрәм була. Биредә төп Чаллылылар очраша. Әлеге бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева әйтүенчә, бу чара 31нче тапкыр үтә. 

"Чаллыда шәһәр, Түбән Кама ГЭСы, автогигантны төзүчеләр яши. Алар элеккеге СССРның төрле төбәкләреннән җыелды. Ул чактагы шәһәр җитәкчесе Рәис Беляев зур төзешләр башланган чорда, мәдәният хезмәткәрләрен җыйды да: "Сез төрле милләт вәкилләрен ачык күңел белән каршы алырга, аларга хөрмәт күрсәтергә, үзебезнең гореф-гадәтләрне өйрәтергә, үзләренекен сакларга ярдәм итәргә тиешсез", - диде. Без бүгенгә көнгә кадәр шулай эшлибез. Иртәгә 17 сәгатьтә кабат ГЭС бистәсендәге тарихи Үзәк урамны гөрләтәбез. Юбилярларны, матур гаиләләрне бүләклибез. Тарихыбызны барлыйбыз, кунакларыбызга матур җыр-биюләр бүләк итәбез. Бик күңелле булачак", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлзада Рзаева Төп Чаллылылар Без КАМАЗны төзедек