Чаллыда трамвайлар яңа рельслардан йөри башлады.
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда трамвайлар яңа рельслардан йөри башлады.

Вагоннар саны да артты.

Бүген Чаллыда трамвайлар барлык маршрутлар буенча йөри башлады. Бер ай элек ремонт башлану сәбәпле, Педагогия институтыннан башлап Сидоровка поселогын кадәр трамвайлар хәрәкәте туктатылган иде. 

«Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесендә хәбәр итүләренчә, аерым участокларда төзекләндерү, тукталыш павильоннарын, җәяүлеләр юлларын яңарту эшләре дәвам итә.

19 ноябрьдән маршрутларда трамвайлар саны арту сәбәпле, яңартылган расписание гамәлгә керде. Аны предприятиенең «Вконтакте» төркеменнән карап була. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


капиталь ремонт трамвайлар Горкоммунхоз

Нет комментариев