Сәбәбе нидә?
Чаллының иске шәһәрендә 20 октябрьдән башлап, якынча бер айга трамвайлар хәрәкәте туктатыла. Бу трамвай юлларын капиталь ремонтлау белән бәйле.
«4нче поликлиника» тукталышыннан Сидоровка бистәсендәге «Васильев исемендәге көллият» тукталышына кадәр ике яктан да юллар ябылачак.
2, 6, 8, 9, 10нчы маршрутлар буенча трамвайлар «Пединститут» тукталышына кадәр генә барачак.
Ремонтны 18 ноябрьгә тәмамларга планлаштыралар.
Нет комментариев