Чаллыда тукталышларны матурлыйлар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тукталышларны матурлыйлар

Әлеге эшләр шәһәрнең 400 еллыгы һәм «КАМАЗ» беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулу кысаларында башкарыла.

Чаллы Автомобиль юллары предприятиесе (ПАД) хезмәткәрләре шәһәрнең 400 еллыгына һәм «КАМАЗ» беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган тематик баннерлар урнаштыру эшләрен дәвам итә. Хәзер аларны җәмәгать транспорты тукталышлары павильоннарында да күрергә була. 

Яңартылганнарын инде Раскольников урамында күрергә мөмкин. Бүгенге көнгә «Майдан», «Пляж», «Яр буе», «38нче комплекс», «Чаллы Яр» тукталышлары бәйрәмчә бизәлде. 

Моңа кадәр ПАДның юл бригадалары Чаллының төрле районнарында 485 төсле бәйрәм флагы элеп куйды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев