Чаллыда велосипедта барган 9 яшьлек бала авариягә эләкте
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда велосипедта барган 9 яшьлек бала авариягә эләкте

Малайга зыян килдеме?

Чаллыда Чулман проспектында яшь велосипедчы катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. 37 яшьлек «Киа Спортейдж» автомобиле йөртүчесе 9 яшьлек малайны бәрдерде. ГАИ мәгълүматлары буенча малай велосипедтан төшмичә юлны җәяүлеләр кичүеннән чыккан. 

Велосипедчыны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә (БСМП) озатканнар, табиблар караганнан соң өенә җибәргәннәр. Авариянең сәбәпләрен тикшерү башланды. 
Фотолар Чаллы ГАИыннан алынды. 
 


юл-транспорт һәлакәте велосипедчы зыян күрде

Нет комментариев