Чаллыда хәрбиләргә УАЗ машинасы тапшырылды
Ярдәм сорап хәрбинең хатыны мөрәҗәгать иткән иде.
Бүген Чаллыда чираттагы шәфкатьлелек акциясе булды. Махсус хәрби операция зонасында бурычын үтәүче Фәнис Хәбибуллинга УАЗ машинасы тапшырылды.
Аның хатыны Рита Маратовна иренә ярдәм кирәклеген сорап, мэрның кабул итү бүлмәсенә килгән иде.
«Әлеге ярдәмнең инициаторы безнең хәрбинең хатыны Рита Хәбибуллина. Ул хәрби операциядәге иренә җибәрү өчен машина алырга ярдәм сорады. Аларның дүрт баласы бар. Гаилә башлыгы Ватанны саклый. Шундый кешеләр илебез өчен таяныч», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Ул әлеге машинаның алгы сызыктагы хәрбиләргә ярдәм итүен ассызыклады. Аның белән яралыларны ташырга да мөмкин булачак. Мэр автомобильнең хәрбиләргә эшләрендә һәм кеше гомерләрен саклап калуда ярдәме зур булуын искәртте.

Машина алгы сызыкка буш килеш бармаячак. УАЗ салонына кирәкле йөк: чәй, аш, коры җиләк-җимеш һәм башка кирәк-яраклар тутырылган. Ул Үзәк һәм Комсомол районнары активистлары тарафыннан тупланган.

«Безнең хәрбиләребез өчен башкарылган эшләрегез өчен рәхмәт», – диде аларга мэр. Ул хәрбиләргә ярдәмнең дәвамлы булуын искәртте.
Автомобиль мэр аппараты эшләре буенча идарәче Ренат Юсупов белән «ИНДОРСЕРВИС» фирмасы җитәкчесе Илсур Нургалиев тарафыннан әзерләнде.
Фотолар шәһәр сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев