Чаллыда хәрбине соңгы юлга озаттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәрбине соңгы юлга озаттылар

Аңа 24 яшь иде.

Бүген Чаллыда хәрби Алексей Гармашевны мәңгелек йортка озаттылар. Ул соңгы елларда Мәскәүдә яшәгән, бер IT-компаниядә эшләгән.

Алексей Владимирович Чаллыда туып-үскән, биредә урта-махсус белем алган. Әти-әнисе бүгенге көндә биредә яши. Алексей Гармашев өйләнмәгән булган.

Ул 2022 елның сентябрендә үзе теләп, Мәскәүдән махсус хәрби операциягә киткән. Хәрби бурычын үтәгәндә яраланган һәм госпитальдә вафат булган. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга әти-әнисе, туганнары, дуслары, шәһәр җитәкчеләре килгән иде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев