Чаллыда хастаханәләргә кайнар су бирелде
Җылылык торбаларын гидравлик сынауның икенче этабы тәмамлана.
Җылылык торбаларын гидравлик сынауның икенче этабында кайнар сусыз калган кайбер йортларга вакытыннан алда кайнар су бирелә башлады.
«Татэнерго» АҖ филиалы "Яр Чаллы җылылык челтәрләре" предприятиесе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гидравлик сынауның өченче көнендә, 29 майда 9нчы комплекстагы йортлар һәм 6 сәламәтлек саклау учреждениесе кайнар сулы булды.
Исегезгә төшерәбез, опрессовкалауның икенче этабында яңа шәһәрдә 357 торак йорт, 18 мәктәп, 27 балалар бакчасы, 7 сәламәтлек саклау учреждениесе кайнар сусыз калган иде. Норматив буенча гидравлик сынау 9 июньгә кадәр тәмамланырга тиеш иде. Әмма ул гадәттә күпкә иртәрәк тәмамлана.
Опрессовкалауның өченче этабы 17 июньдә, яңа шәһәрдә башлана.
Аннары, 1 июльдән Сидоровка бистәсе һә м Мәләкәс аръягында яшәүчеләр кайнар сусыз кала.
НЧТС хезмәткәрләре халыкка хезмәтләренең әһәмиятен аңлаганы өчен рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев