Чаллыда җылылык торбаларының 57 проценты искергән
Бу хакта НЧТС директоры Айрат Зәйнуллин хәбәр итте.
«Татэнерго» АҖ филиалы Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллин җылыту сезоны тәмамлану уңаеннан матбугат конференциясе үткәрде. Үзе җитәкләгән коллективның эше турында сөйләде.
Чаллыда җылылык торбаларының 57 процентка якыны искергән. Экспулатациядәге 108 км торбага 40 елдан артык, тагын 68 км.ы 25-40 еллык. Ремонт эшләре хәзерге темплар белән барса, торбаларның 70 проценты искерә. Бу ел саен торбалардагы җитешсезлекләрнең саны арту белән раслана. 2025-26 елгы җылыту сезонында алар 79 булды. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 10га артык.
Айрат Зәйнуллин әйтүенчә, җылылык челтәрләрен ремонтлау акчага барып тоташа. Компаниягә өстәмә финанаслар җәлеп итәргә кирәк. Федераль һәм республика программаларында катнашу таләпләре дә катгыйлана. Гамәлдәге кануннар буенча финанслар баланста челтәрләре булган муниципалитетларга гына бирелә.
– Коммуникацияләрне яңарту буенча тәкъдимнәребезне җиткердек. Барсы да финанс чыгымнарына бәйле, әмма аларны өстенлекле объектларга бирергә булдылар. Җылылык челтәрләре анда кермәде, – диде Айрат Зиннәтуллович. – Без «Челныовдканал»дагы, Түбән Камадагы хезмәттәшләребез өчен шат. Алар икенче ел рәттән млрд сумнан артык акча ала. Бу чыннан да җитди сан. Хәлне яхшырту өчен кирәк. Безгә дә шундый акчалар бирелсен иде. Киләчәктә хәлләр үзгәрер дип өметләнәбез.
Агымдагы елда НЧТС 17,7 км җылылык торбаларын яңартырга планлаштыра. 13,2 км торба алыштыралачак, 4,5 км ремонтлана. Бу 753,4 км торбаның 2 проценттан артыгына туры килә.
Ремонт һәм реконструкция эшләре тулысынча кулланучылардан җыелган акчага башкарыла. Сүз уңаеннан, Чаллыда җылылык энергиясенә бәя 1 гигакалория 2841,78 сум – республикада иң түбән тарифларның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев