Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда заманча светофорлар урнаштыралар

Җәяүлеләр юлны төймәгә басып кына чыга алачак.

Җиңүнең 40 еллыгы урамы һәм Автозавод проспекты киселешендә «акыллы» светофор урнаштырачаклар. Бу хакта «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проект төркемендә хәбәр иттеләр. Әлеге светофорлар юлларда куркынычсызлыкны арттырырга мөмкинлек бирә. Светофордан тыш, контроллёр, ике камера һәм хәрәкәт интенсивлыгын исәптә тотучы 8 пункт урнаштырылачак. Светофор җәяүлеләргә кирәк вакытта гына яна. Моныж цчен махсус төймәгә басарга кирәк булачак. 

Эшләрне 1 сентябрьга тәмамларга планлаштыралар. Заманча светофорлар Җиңүнең 40 еллыгы урамы – Рәис Беляев проспекты, В.Гостев  – Аэродромная урамнары киселешендә дә урнаштырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев