Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда зурлар өчен атынгычлар ясаячаклар

Республика грантларына ия булган ТОС рәисләре планнары белән уртаклашты.

Быел Чаллының 22 җирле иҗтимагый үзидарәсе Татарстан Республикасы грантларына ия булды. Алты ТОС 1 миллион сум алуга иреште. Калганнарына 800, 600, 400, 200 мең сум тапшырдылар. (бу хакта монда яздык)

Әлеге грант акчалары нинди максатка кулланылачак? “Шәһри Чаллы” сораштыру үткәрде. 

1 млн. сум җиңгән “Радужный-60” ТОСы рәисе Аэлита Сафина:
-    Комплекста балалар күп. Шуңа күрә атынгычлар ясыйсыбыз килә. Аеруча яшүсмерләр өчен. Ул трапеция формасында 5 урынлы булачак. Шулай ук зурлар өчен дә атынгычлар урнаштырачакбыз. Аннан соң, “Җиңү йолдызы”н ясарга телибез. Йортта яшәүчеләр концерт, төрле чаралар үткәрү өчен сәхнә дә сорадылар. Анысы да планыбызда бар, - дип уртаклашты. 

1 млн.сум алган “Автозаводский” ТОСы рәисе Люзия Мостафина: 
-    ТОС активы һәм йорт өчен җаваплы кешеләр белән очрашып сөйләштек тә, спорт мәйданчыгы кирәк дигән фикергә килдек. 28/10 йорты янында аланлык бар. Шунда футбол, волейбол, баскетбол мәйданчыгы булдырасыбыз килә. Якын-тирә комплексларда андый спорт урыннары икешәр. Бездә берәү дә юк. Шунысы бар: әлеге территорияне коммуникацияләргә тикшерергә кирәк. Җир астында торбалар, электр чыбыклары сузылса, мәйданчык ясарга рөхсәт итмәячәкләр. Башка урын эзләргә туры киләчәк. Акча калса, җәйләрен кино карау өчен монитор да сатып аласыбыз килә, - дип сөйләде. 

“48 комплекс” җирле иҗтимагый үзидарәсе быел 3 урынга лаек булды. Аның рәисе Валентина Маровага 600 мең сум тапшырдылар. 
-    2019 елда 1 млн. сум. җиңгән идек, аннан соң 4нче урынны яуладык. Бу юлы 3нче урынны бирделәр. Планнарыбыз зурдан. Тренажерлар урнаштырасыбыз килә. 2 ел элек 48 комплексны “Безнең ишегалды” проекты кысаларында төзекләндерделәр. Эскәмияләрдән башка халык өчен берни юк. Шуңа күрә бәйрәмнәр уздыру өчен 48/11 йорты янында беседка ясарга уйлыйбыз, - диде Валентина Марова. 

Җирле иҗтимагый идарәләрнең күбесенең планары әзер. Хәзер аздан гына кала - подряд оешмалар, идарә итү компанияләре белән очрашып, хыялны тормышка ашыру!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җирле иҗтимагый үзидарә