Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автомойка клиентына зур штраф түләячәк

Volkswagen хуҗасы аны судка бирде.

Чаллы судында Volkswagen машинасы хуҗасы белән килеп чыккан күңелсез хәлне карадылар. Апрель аенда ул автомобилен автомойкага кертмәкче була. Бинага якынлашкач тимер чылбырга килеп менә. Караңгы булу сәбәпле машина йөртүче аны күрми. Автомобильгә җитди зыян килә. Экспертлар 240 мең сумга бәяли. Автомобиль йөртүче урынга инспекторлар чакырта. Әмма автомойка хуҗасы чыкмый. Эш вакыты булуына карамастан, машина юу бинасын ябып куя. 

Автомобиль хуҗасы автомойканы судка бирә. Закон буенча  чылбыр элгән очракта, куркынычсызлык чаралары да күрелергә, тиешле кисәтүче билгеләр куелырга тиеш.  

Суд зыян күрүче ягын алды. Автомойка хуҗасы зыян күрүченең чыгымнарын капларга тиеш. Моннан тыш, 3 мең сум күләмендә компенсация һәм кулланучы таләпләрен ирекле тәртиптә үтәмәгәне өчен 122 мең сум штраф түләячәк. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев