Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан иң көчле егет Хаҗга юллама отты - ФОТОЛАР

Командалар арасындагы исәптә беренче урынга Чаллы командасы лаек булды.

7 майда Чаллы шәһәренең «Витязь» спорткомплексында Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узды. Әлеге бәйге Татарстан мөфтияте, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россия һәм Татарстанның көрәш федерацияләре, Яр Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды. Ярышларда без дә булып кайттык.

Фоторепортаж монда. 

Иң беренче эш итеп спортчылар теркәлү уздылар, үлчәнделәр һәм намаз тәртипләрен белү буенча тест үттеләр. Ярышларның ачылу тантанасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы һәм башка районнардан килгән имамнар катнашты. Алар барысы да спортчыларга уңышлар теләделәр. Соңыннан исә бәйгеләрнең традициясе буенча, Аллаһының сүзе булган Коръәни-Кәрим аятьләре яңгырады. Зәй шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин Коръән укыды һәм дога кылды.

Турнирның ачылыш тантанасында спортчыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Нәзарәтнең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде. Ул татар халкы тормышында көрәшнең урынын, дәрәҗәсен билгеләп, әлеге спорт чарасының төп максатларына тукталды. 

– Урын алмаучылар, хаҗга юлламаны ота алмаучылар күңелләрен төшермәсеннәр, иң мөһиме – катнашу. Яшьләребезне спортка җәлеп итү буенча татарча көрәшнең әһәмияте бик зур. Башка ярышлардан аермалы буларак, бары намаз уку тәртипләрен белгән көрәшчеләр генә кертелә. Бу – яшьләрне һәм спортчыларны дингә тарту буенча бик зур эш булып тора, – дип билгеләп үтте Җәлил хәзрәт. Чыннан да, чын мөселман ул көчле дә булырга тиеш, дигән фикерләрне әйтте Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин. 

– Әлеге ярышларда намаз укучы мөселман егетләре генә көрәште. Аннары бу ярышларның әһәмияте шунда – без исламда яшәү рәвешен күрсәтәбез, ачык чагылдырабыз. Чөнки ислам тормышында яшәүченең барысы да бар: ул ураза тотып, намаз гына укымый. Ул шулай ук актив тормыш белән яши. Чын мөселман көчле-гайрәтле булсыннар, әти-әниләрен, якыннарын яклаучылар булсыннар дигән форсат белән уздырыла әлеге ярышлар. Турнир ел саен киңәя бара, башка республикадан килгән спортчылар саны да арта. Аннары шуны да әйтеп үтәм: күп егетләрнең намазга басуын күрәбез. Алар шулай киләләр дә, намаз укымагач, без аларны ярышларга алмыйбыз. Күрәбез, икенче елны егет килгән, намаз да укый башлаган! Чаллы мөселманнары төрле спорт ярышларында катнаша: гер күтәрү, көрәш, футбол, баскетбол булсынмы – барысы да бар. Чаллы мөхтәсибәте оештырган туристик чараларга да йөриләр. Монда хәтта кечкенә балалар да катнаша. Спорт – мөселман тормышында булырга тиеш! – дип сөйләде Әлфәс хәзрәт Гайфулла.    

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына ел саен үткәрелә торган бу турнирның төп максаты булып актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү, мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен популярлаштыру тора.

Турнирга спортчылар Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Татарстанның Актаныш, Арча, Зәй, Буа, Әлмәт, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Кукмара, Теләче, Яшел үзән, Әгерҗе, Балтач, Мөслим, Алабуга, Чирмешән районнарыннан, хәтта Чувашия, Башкортстан, Карачаево-Черкесия республикаларыннан килде. Барлыгы 80гә якын спортчы катнашты. Мин исә Төркмәнстан егете белән аралашып алдым. 

– Мин «Витязь» спорт комплексында шөгыльләнәм. Үзем физкультура институтында белем алам, студент әлегә. Бу ярышларда икенче ел рәттән катнашам, үземне шул рәвешле сынап карыйсым килде. Үземнең илдә оештырылган ярышлардан монда – Татарстанда уздырылучы көрәш бер-берсеннән аерылып тора. Бездә билбаулы күбрәк. Әмма мин татарча көрәшкә дә өйрәндем, – дип сөйләде көрәш буенча Төркмәнстанда спорт мастеры Вэпа Корбанов.   

Көрәш чын мәгънәсендә киеренке барды, җанатарлар да тик кенә утырмады. «Чистага атты!», «Әйдә, тырыш!», «Әйләндер бераз!», «Ашыкма!» дигән сүзләр ишетелде. Кечкенә балаларның хәтта: «Әти, әйдә-әйдә, булдырасың!» дигән сүзләр җиткергәннәрен дә ишеттем. Бер якта көрәш өчен җан атып торсалар, залның икенче ягында егетләр кул көрәштерделәр. Монда да егетләрнең иң-иңнәре җыелган. 

– Әлеге ярышларны 14 ел элек Әлфәс хәзрәт белән башлап җибәргән идек. Ул беренче тапкыр «Олимпийский» спорт комплексында оештырылды, анда кул көрәше буенча гына турнир уздырган идек. Биредә бер авырлык кына иде, ягъни бөтен авырлыкта егетлә үз көчләрен сынады. Аннары исә татарча милли көрәш буенча ярышларын да куштык һәм «Витязь»да үткәрә башладык. Елдан-ел киң колач җәя, анысы дөрес. Төрле яклардан спортчылар килә. Бу, әлбәттә, сөендерә. Төп приз да саллы бит! –  дип сөйләде миңа кул көрәше буенча баш хөкемдар Марсель Хәмидуллин. 

Көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше буенча ярышлар – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрендә узды. 

– Мин былтыр катнашкан идем инде, бу елны икенче тапкыр үз көчләремне сынап карарга булдым! Бу ярыш минем өчен гадәттәге кебек. Алай нәрсә беләндер аерылып тора дип әйтә алмыйм! Әзерлек эше дә гадәттәгечә алып барылды, шөгыльләндем. Шуңа да беренче булырмын дип ышанам. Ә Хаҗга юллама җиңсәм, бу минем өчен көтелмәгән булачак... Үземне ничек хис итәчәкмен... Анысын әйтә дә алмыйм, – дип үз фикерләре белән уртаклашты ярышлар алдыннан 75 килограмм авырлыкта көрәшүче Чаллы спортчысы Айназ Тимеров. 

– Мин беренче ел гына катнашам. Аллаһка шөкер, намаз укый башладым. Мин бу көрәш турнирын аерып әйтәсем килми, барлык ярышларга җитди карыйм. Биредә көндәшләрем генә икенче. Алар барысы да көчле, шулай ук шөгыльләнеп, күп кенә тренировкалар узып килгәннәр. Хаҗга юллама отсаммы, белмим, шокта булам мин! – дип сөйләде 85 килограмм авырлыкта көрәшүче Ренат Шәйхетдинов. 

Һәр үлчәү категориясе буенча җиңүчеләр ачыкланды, алар үзләренә тиеш булган кыйммәтле бүләкләрен, диплом һәм медальләр алды. Чаллы көрәшчеләре бу юлы да сынатмады. Үз үлчәү категорияләрендә беренче урында Айназ Тимеров (тренеры И. Хәйбуллин) калды. Икенче урын Артур Сафинга (Р. Фәйзуллин), Ренат Шәйхетдиновка (И. Хәйбуллин) бирелде. Өченче урын исә Илнур Кариевка (Ю. Буханов) бирелде.

Шуннан соң үз үлчәү категорияләрендә беренче урынны алучылар чыгып, хаҗга юлламага җирәбә уйнатуда катнашты. Җирәбәдә кул көрәшендә һәм татар милли көрәшендә җиңүчеләр катнашты. Хаҗга юллама белән кул көрәшендә 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Чаллы егете – 27 яшьлек Булат Фаракшин (тренерлары М. Әгъзәмов һәм И. Фәесханов) лаек булды.


Командалар арасындагы исәптә беренче урынга Чаллы командасы лаек булды. Икенчедә – Лаеш, өченчедә – Әлмәт.

Гөлия Ибатуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев