Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга яман шешләрне тиз ачыклый торган аппарат кайтартылды

Ул 10 миллион сум тора.

5нче шәһәр хастаханәсенең 9нчы шифаханәсендә яңа цифрлы маммограф урнаштырдылар. Җиһазны инде монтажлаганнар. Белгечләр аның белән эшләргә өйрәнә. Ноябрь аенда аппаратны тест режимында эшләтеп җибәрәчәкләр.

Әлеге югары техник медицина җиһазы 10 миллион сум тора. Ул Россиянең "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында сатып алынды. 

"Безнең шифаханәгә 26 мең хатын-кыз беркетелгән. Тиздән алар заманча җиһазда тикшеренү үтә алачак, ә бу үз чиратында күкрәк бизләре авыруларын ачыкларга ярдәм итәчәк", - дип сөйләде нурланыш диагностикасы бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Светлана Макеева.

Мондый процедураны диспансеризация үтүче барлык хатын-кызлар үтә ала. Рентген-лаборант Резеда Воронкова әйтүенчә, иске маммограф инде тиешенчә эшләмәгән булган. 

"Яңа җиһаз белән төгәл диагноз куярга һәм яман шешләрне башлангыч стадиядә ачыклау мөмкин булачак", - ди ул.

5нче һәм 9нчы шифаханәләргә яңа югары сыйфатлы УЗИ аппаратлары да кайтты. Табиблар яңа җиһазда эшләү өчен өйрәнүләр үткән. Бүгенге көндә 3 меңнән артык кешене тикшергәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев