Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Камал театры килә

Спектакльләр «Энергетик» мәдәният сараенда һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында була.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры тиздән Чаллыга гастрольгә килә. Театр директорының беренче урынбасары Илфир Якупов бу юлы шәһәребез тамашачыларына нинди спектакльләр алып киләчәкләре турында сөйләде:

– Без Чаллының үзенчәлекле һәм актив  тамашачысын бик яратабыз. Алар спектакльләрне Казанга барып та карыйлар. Казан тамашачылары исә: «Башкалада билетлар ала алмыйбыз», – дип  Чаллыга килергә җыена.

Быелгы гастрольләр 25 сентябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган «Аналар улларын көтәләр» исемле спектакль белән башланып китә. Бу – сугыш темасына багышланган, күңелләрне чистарта, уйландыра торган фәлсәфи спектакль. Ул бик ямансу түгел. Анда кеше язмышлары, мәхәббәт. 

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан «Дуслар җыелган җирдә» спектакле дә тамашачылар күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Бу спектаклебез дә «Энергетик» мәдәният сараенда була.

Тамашачылар арасында популярлык казанган якташыбыз Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Ситса туй» спектаклен дә карарга мөмкин булачак. Аны 28 сентябрьдә көндез һәм кич күрсәтәбез.

Илфир Илшат улы әйтүенчә, спектакльләр Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында да була. Биредә «Тапшырылмаган хатлар» һәм «Казанга Тукай кайткан» спектакльләре күрсәтеләчәк.

Спектакльләрдә Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәтов, Илдар Хәйруллин, Зөлфирә Зарипова, Искәндәр Хәйруллин кебек күренекле артистлар белән бергә яшьләр дә уйный. 

Билетларны Камал театры сайтыннан, «Энергетик» мәдәният йорты  һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры кассасыннан алырга була. 

Татар телен камил белмәгән тамашачылар өчен синхрон тәрҗемә бар. Илфир Якупов Татарстанның башка  шәһәрләреннән аермалы буларак, Чаллыда наушникларны алучы тамашачыларның аз булуын әйтте. «Туган шәһәремдә Камал театры спектакльләрен татарча караучыларның күплеге безне сөендерә», – диде ул матбугат конференциясендә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Г.Камал театры Чаллы гастрольләре