Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга килүчеләрне Яңа ел чыршысы каршы алачак

Урман гүзәле 13 декабрьдә утларын кабызачак.

Чаллының Сидоровка паркында Яңа ел чыршысын урнаштыра башладылар. 20 метр озынлыктагы корылмага иң элек ылыслы ботаклар куеп чыгалар. Аннары аңа уенчыклар һәм гирлянда эләчәкләр. 

Мәгълүм булганча, әлеге урман гүзәлен шәһәрдә иң беренчеләрдән булып бизиләр. Чөнки ул Чаллыга керү урынында урнашкан. Калага килүчеләрне дә бәйрәм рухы белән иң элек ул каршы алачак. 

Чыршыны бизәү эшләре тәмамланганнан соң, биредә балалар өчен таучыклар һәм башка күңел ачу чаралары да булдыру күздә тотыла. 

фото: https://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев