Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кытай бизнесменнары Чаллыда завод ачарга хыяллана

Алар пластик, пенопласт җитештерергә уйлый.

Чаллы хакимияте җитәкчелеге зур кунаклар кабул итте. Шәһәребезгә Кытай делегациясе -  “Хайер” индустриаль паркы җитәкчесе Сунь Гуйвэй һәм «Циндао Хайбоюань Электроник Пластик» компаниясе генераль директоры Чжан Шуньсянь - килде. Аларны башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, аның  урынбасары Наталия Кропотова һәм ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова  каршы алды.

Көнчыгыш Азия кунаклары автомобиль һәм көнкүреш техникасы өчен пластик, пенопласттан җиһазлар ясау турында сөйләделәр. Алар Чаллы җирләрендә  яисә индустриаль паркларында завод оештырырга тели. 

Фәрид Сәләхов ТОСЭР турында сөйләде. Уңай якларын, эшмәкәрләрнең дәүләт белән эшләү системасын аңлатты. Кытай вәкилләре әлеге очрашуның нәтиҗәле булуына өметләнүен белдерде. Май аенда Чаллыга Кытайдан тагын ике компаниянең киләчәге турында хәбәр итте алар.  

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте фотосы

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: завод