Чаллыга Мәскәү театры килә
Гастрольләр кайсы театрда уза?
Киләсе атнада Чаллының мәдәни тормышында зур вакыйга була. "Мастеровые" театрында Наталия Сац исемендәге Мәскәү дәүләт академия балалар музыка театры чыгыш ясый.
"Зур гастрольләр" Россия Мәдәният министрлыгы планы буенча оештырыла.
"Зур гастрольләр"программасы буенча Чаллы тамашачысы «Повелитель мух», «Женитьба» спектакльләрен карый алачак. «Дюймовочка» һәм "Волшебник Изумрудного города» - спектакльләре кечкенә тамашачылар өчен.
«Гастрольләр - теләсә кайсы театр өчен җаваплы һәм шатлыклы вакыйга,- ди театрның сәнгать җитәкчесе Георгий Исаакян. - Җаваплы, чөнки без яңа тамашачы белән очрашабыз. Алар безне Мәскәүлеләр кебек җылы кабул итәрме?Яңа тамашачыны уен, энергетика, спектакльнең куелышы белән әсир итәргә кирәк. Сөенеч, бу артистлар алдына куела торган шатлыклы бурыч. Шуңа күрә театрыбыз гастрольләргә, шул исәптән "Зур гастрольләр" федераль программасы кысаларындагысына да рәхәтләнеп йөри. Спектакльләребез Чаллы тамашачысы күңеленә дә хуш килер дип ышанабыз».
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев