Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Салават килә

Ипподромда автоузышлар оештырылачак.

Бу ялларда, 22 һәм 23 февральдә, Ипподромда «Салават Кубогы»на узышлар узачак. Ул Россия чемпионаты кысаларында оештырыла. Илнең төрле шәһәрләреннән автоспортчылар килүе көтелә.

Узышлар «1400», «1600», «Академия» һәм «Свободный» дисциплиналары буенча узачак. 

Искәртергә кирәк, Россиянең атказанган, Тататарстан һәм Башкортостанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән оештырылучы әлеге спорт чарасы хәйрия максатын күздә тота. Катнашучылар керткән взнос акчалары Чаллының балалар йортына тапшырылачак. 

22 февральдә узышлар сәгать 11:00 башлана. 23 февральдә – 10:00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев