Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар сынатмый

Финалистлар да, иң яхшы язучы да - автокаладан. Кемнәр алар?

«Миллиард татар" төркеме оештырган «Ел татары» бәйгесенең финалистлары арасында шәһәрдәшләребез дә бар.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Елның иң яхшы татар спектакле» номинациясендә җиңде. Бу җиңүгә сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куйган "Без – кырык беренче ел балалары» спектакле китерде.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей интернат директоры Фирдүсә Әюпова "Кама аръягы ел татары» дип табылды.

Әдәбият сөючеләр дә Чаллы язучыларына өстенлек бирде. 

33нче әдәби марафон проектында катнашучыларга "Финал тантанасында кайсы язучыны, шагыйрьне, драматургны күрергә телисез?" дигән сорау бирелде. 1,5 меңнән артык анкетаны эшкәрткәннән соң язучыларның  рейтингы төзелде.

400 автор арасыннан Айгөл Әхмәтгалиева - рейтингта беренче урынга, Зифа Кадыйрова өченче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олег Кинзягулов "иң яхшы татар" Миллиард татар