Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 28нче мәктәбендә сайлауга килүче күп балалы гаиләләрне тәм-томнар белән сыйлыйлар

Чаллыда барлыгы 173 сайлау участогы эшли.

Чаллы сайлау участокларында зур активлык сизелә. Шәһәрнең 28нче мәктәп директоры Илдар Әхмәтҗанов та шулай ди. Ял көне булса да, халык иртәнге 7дән үк үз гражданлык бурычын үтәргә ашыга.

Әлеге мәгариф учрежденисендә 2163 һәм 2164 сайлау участоклары урнашкан. Аларда күпчелек 27нче бистәдә яшәүчеләр һәм «КАМАЗ» хезмәткәрләре тавыш бирә.

«9дан соң сайлаучылар тагы да артты. Гаиләлеләр дә бик күп. Хәтта 4әр, 5әр бала белән килүчеләр дә булды. Без андыйларны тәмле күчтәнәчләр – кәнфитләр белән дә сыйлыйбыз», – ди Илдар әфәнде.

Мәгълүм булганча, гаиләләре белән килүчеләргә махсус беләзекләр дә бирәләр. Аларны киеп, фотога төшүчеләр махсус бәйгедә катнашып, машина һәм смартфоннар да ота ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев