Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының баш автоинспекторы борчуда

Ул көтмәгәндә “жестянщиклар көне» җитүеннән курка.

Урамда әлегә плюс 2 градус җылы. Әмма шушы көннәрдә һава температурасы кинәт салкынаячак ди синоптиклар. Чаллының баш автоинспекторы Радий Кадиков мондый вакытта аварияләр саны артуы ихтимал ди. Күбесе җәйге тәгәрмәчтән. Бозлавыкка әзер түгел. Бу уңайдан ул матбугат конференциясе уздырды. 

-    Әле вакыт бар, машинаны кышка әзерләүне кичектермәгез. Җәйге тәгәрмәчләр суыкта ката, туктавы кыенлаша. Кышкы тәгәрмәчләр куйган очракта да, шәһәр юлларында сәгатенә 40-50 километр тизлек белән йөрергә кирәк", - дип сөйләде  Радий Кадиков.

Искәртергә кирәк, Чаллы юлларында быел 9 кешенең гомере өзелде. Узган ел белән чагыштырганда, 4кә кимрәк. Әмма бозлавык аркасында статистика үзгәрергә мөмкин ди баш автоинспектор. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди