Яңалыклар тасмасы

Чаллының ике мәгариф учреждениесе Россия рейтингына керде

Кайсылары?

Чаллының 26нчы гимназиясе Россиянең иң яхшы йөз мәктәбе рейтингына керде. Әлеге исемлектә Пушкин исемендәге лицей да бар.

26нчы гимназия узган елда 144нче урында иде, быел 90нчы баскычта. Биредә укып чыккан укучыларның 42 процентан артыгы бюджет урыннарына кергән. 

Пушкин лицее 194нче урынны били. Биредәге чыгарылыш сыйныф укучыларының 43,9% ы бюджет урыннарына укырга кергән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәгариф

Нет комментариев