Чаллының лицей-интернат укучылары хәрбиләргә булыша
«Солдатка посылка» акциясе башланды.
Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучылары махсус хәрби операциядәге егетләргә даими ярдәм итә.
- Лицеебызда декабрьдә "Солдатка посылка" акциясе башланып китте. Укучыларыбыз фронтка кирәкле әйберләр: азык-төлек, перчаткалар, медикаментлар һәм башка кирәк-яраклар алып килде.
Шулай ук балалар солдатларга хатлар, открыткалар да яздылар.
Бүген безгә зур кунаклар - Татарстан Республикасы буенча хокук тәртибе гаскәрләренең запастагы ветераннар һәм хәрбиләр Берлеге региональ иҗтимагый оешмасы әгъзалары килде. Алар махсус хәрби операция волонтерларына Рәхмәт хатлары тапшырды һәм укучыларыбыз өчен "батырлык дәресе" үткәрде. Соңыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык, – диләр укучылар.
Лицей коллективы тарафыннан 50 гә якын коробка- посылка бүген фронтка җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев