Чаллының мәгариф идарәсендә - яңа җитәкче
«Ул - үз эшенең остасы», - ди мэр Наил Мәһдиев.
Чаллының мәгариф идарәсен Нәркиз Кашапов җитәкләде. Моңарчы ул эш урыныннан киткән җитәкче Рөстәм Хуҗинның урынбасары булып эшләде. Яңа җитәкче турында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев игълан итте.
«Аның профильле педагог белеме бар. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Һөнәри эшчәнлеген мәгариф өлкәсендә башлаган. Педагогик көллият җитәкчесе урынбасары, 29нчы гимназия директоры булган кеше. 2016 елдан мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары вазыйфаларын башкарды. Ул – үз эшенең остасы. Аңа уңышлар телик», – диде мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев