Чаллының мәгариф идарәсендә яңа җитәкче
Кем ул?
Башкарма комитет коллективына мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасарын тәкъдим иттеләр. Ул - 37 яшьлек Раил Миңнегәрәев.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев аңа таныклык тапшырып, эшендә уңышлар теләде.
Раил Фәнил улы 1988 елның 15 августында Менделеевск районы Песи авылында туып-үскән. Армиядә хезмәт иткән. Яр Чаллы педагогия институтында укып "Туган тел һәм әдәбият укытучысы" белгечлеге алган. Татар теле укытучысы булып эшләгән.
2018 елда СССР Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе директоры урынбасары итеп билгеләнгән. Соңгы эш урыны 49нчы кадет мәктәбе директоры. "Мәгарифтә менеджмент" белгечлеге буенча өстәмә белем алган. Өйләнгән, хатыны белән ике бала үстерә.
Раил Миңнегәрәев мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе өчен җаваплы. Бүгенге көндә Чаллыда 129 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли.
Фото хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев