Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының мактаулы гражданы вафат

Ул бер-бер артлы кызын һәм оныгын җирләде.

Бүген кайгылы хәбәр килеп иреште. Озак еллар Чаллының баш санитар табибы булып эшләгән, шәһәребезнең мактаулы гражданы Кифая Ганиева вафат булган. Аңа 81 яшь иде.

Кифая Муллаәхмәт кызы катлаулы тормыш юлы үткән кеше. Ул Чаллыда туып-үскән. 27 ел шәһәрнең баш санитар табибы булып эшләде. Шәхси тормышындагы авыр сынауларны лаеклы узды. Бердәнбер кызы Гүзәл аның эшен дәвам итәргә алынган иде. Казан Дәүләт Медицина институтының саниатр-гигиена факультетын тәмамлап уңышлы гына эшләде. Кызганыч, 37 яшендә вафат булды. Кифая Муллахмәтовна оныгы Элина династия эшен дәвам итәр дип өметләнгән иде, әмма Элинаның да гомере кыска булды. Ул 2022 елда никахыннан соң 2 ай узгач, Минзәлә трассасында юл-транспорт һәлакәтенә очрап һәлак булды. Кифая Ганиева 20 яшьлек оныгын да мәңгелек йортка озатты.

Тирән кайгы аның сәламәтлегенә зыян китерми калмады. Кифая Ганиева югары кан басымыннан интекте, инсульт кичерде. Аны гомеренең соңгы көненә кадәр туганнарының кызлары тәрбияләде.

Кифая Ганиеваны бүген 11сәгатьтә «Тәүбә» мәчете яныннан соңгы юлга озаталар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем