Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының нәни скрипкачысы Лука Моромов БРИКС саммиты кунаклары алдында чыгыш ясый

Чара бүген кич була.

Бүген БРИКС саммитының дәрәҗәле кунаклары өчен ике зур чара планлаштырылган. Төрле илләрнең президентлары саммитның ачылу тантанасына чакырылган. 

Кунакларга 30 минутлык концерт күрсәтелә. Концертта дирижер Иван Никифорчин җитәкчелегендәге Мәскәү симфония оркестры һәм Чаллының яшь скрипкачысы Лука Моромов чыгыш ясый. Лука яшь талантларның «Синяя птица» бөтенроссия телеконкурсында Гран-при яулаган иде.

Ул бүгенге көндә Россиядә гастроль турларында. Форумга турдан туры киләчәк. Талантлы шәһәрдәшебез дәрәҗәле кунаклар алдында остазы, «Провинция» камера оркестры җитәкчесе Игорь Лерманның аның өчен махсус язылган «Баллада о Великой стене» дигән скрипка партиясен башкарачак.

Фото видеодан скриншот
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: победитель Лука Моромов «Синяя птица» БРИКС саммиты