Чаллының онкология диспансерында яңа төр операция ясый башладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллының онкология диспансерында яңа төр операция ясый башладылар

Ел да әлеге медицина учреждениесендә 200гә якын хатын-кызга сөт бизе яман шеше диагнозы куела.

Чаллының онкология диспансерында сөт бизләреннән яман шеш алынган пациентларның күкрәкләренә имплантлар урнаштыра башладылар. Әлеге хирургик процедура түләүсез шартларда башкарыла. Бүгенге көнгә инде шундый 3 операция үткәрелгән. 

“Бу алым, гадәттә, төенле шешләр булганда һәм авыруның башлангыч стадияләрендә киңәш ителә. Ләкин аны чир тирәнгәрәк киткән очракларда да, берничә этапта башкарырга мөмкин”, - ди  РКОД Чаллы филиалының 15нче онкология бүлеге мөдире Линар Нигъмәтуллин. 

Саннарга күз салсак, ел да әлеге медицина учреждениесендә 200гә якын хатын-кызга сөт бизе яман шеше диагнозы куела. Моны исәпкә алып белгечләр, яңа төр процедурага ихтыяҗ зур булачак дип фаразлый. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев