Ул әлеге бәйгедә Татарстан данын яклый.
5нче шәһәр хастаханәсенең күз авырулары бүлеге баш шәфкать туташы Илзирә Ибраһимованың иҗади тормышында әһәмиятле вакыйга булган.
Ул сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган бөтенроссия хәрби-патриотик җыр бәйгесендә катнашып, финалга үткән.
«Бәйгенең финалы 27 апрельдә Мәскәүдә уза. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән катнаштылар. Мин Татарстан данын яклап чыгыш ясыйм», – диде ул «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына.
Илзирә әнисе, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева шигыренә Айзилә Вахитова иҗат иткән «Җиңү таңы» («Героям») җырын башкарып финалга үткән.
Фотолар Илзирә Ибраһимовадан алынды.
Нет комментариев