Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркия табиблары Чаллының танылган тренеры, Европа чемпионы Марсель Хәмидуллинның гомерен саклап калды - ВИДЕО, ФОТОЛАР

Тәҗрибәле кардиолог, профессор Мехмет Кайрак аның йөрәгенә кан тамырларын киңәйтү өчен берьюлы 8 стент урнаштырды.

Россиянең атказанган тренеры, армрестлинг буенча Европа чемпионы Марсель Хәмидуллинга декабрь ахырында табиблар йөрәге белән бәйле куркыныч диагноз куялар. "Тиешле дәвалану булмаганда 8 ай гына яшисегез калган", - дип искәртәләр. 

Спортчыга Төркиянең Анкара шәһәре табиблары ярдәмгә алына. Танылган кардиолог, профессор Мехмет Кайрак аның йөрәгенә кан тамырларын киңәйтү өчен берьюлы 8 стент урнаштыра. 

Әлеге гаҗәеп очрак хакында Анкара телеканалларының берсендә видеосюжет та күрсәтәләр. Анда табиблар бу уникаль операция хакында сөйлиләр, Чаллы спортчысы һәм аның гаиләсе белән таныштыралар.

Бүген без шәһәрдәшебезнең хәлен белү өчен аның улы, шулай ук атказанган спорт мастеры Рим белән элемтәгә кердек. Аның сүзләренчә әтиләре үзен яхшы хис итә. Ул инде хастаханәдән чыгып, Чаллыга кайткан. Хәзер исә Хәмидулиннарга дәвалану өчен бурычка алган акчаларын кайтарырга кирәк. 

“Операция ясату 6 мең долларга төште. Моннан тыш бүгенге көндә тернәкләнү өчен дә бик күп кыйммәтле дарулар таләп ителә. Чыгымнарыбызны капларга булышырга теләүчеләр булса бик шат булыр идек”, - ди ул.

Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр Хәмидуллинарның сбербанк картасына акча күчерә ала. Ул 8-917-222-08-40 тф номерына тоташкан. 

Мәгълүмат өчен:

Марсель Хәмидулинның тормыш иптәше Энҗе һәм өч улы да армрестлинг осталары, спорт мастерлары. Барлыгы алар дөнья чемпионатларында - 18, Европакүләм ярышларда 20 тапкыр беренче урын яулаганнар.   

Сюжетның төрек телендә тулы варинаты:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек