Чаллы бакчаларына автобуслар кайчан йөри башлый?
Барлыгы 39 маршрут буенча автобуслар биш урыннан: 51нче комплекс, автостанция, «Мегастрой», «Студенческая» тукталышы һәм Сарман трактыннан китәчәк.
1 майдан бакча сезоны башлана. Шул көннән алып 30 сентябрьгә кадәр бакчачылык ширкәтләренә автобуслар йөри башлый.
Бакчачыларны йөртү «Альтекс» һәм «Авантех» компанияләре тарафыннан башкарылачак. Барлыгы 39 маршрут буенча автобуслар биш урыннан: 51нче комплекс, автостанция, «Мегастрой», «Студенческая» тукталышы һәм Сарман трактыннан китәчәк.
Бакчачыларны ташламалы йөртү өчен шәһәр бюджетыннан 15 миллион сум бүленгән. Юл бәясе Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнәчәк.
Искәртеп үтәбез, Чаллы территориясендә 14 бакчачылык ширкәте урнашкан. Тукай районында – йөздән артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев