Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәге балалар бакчаларына эшче кадрлар җитми

Аларга 600дән артык хезмәткәр кирәк.

Шәһәрдә 131 балалар бакчасы эшли, соңгы биш ел эчендә 20гә якын мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе барлыкка килгән. Аларда  бер меңнән артык кеше өчен эш урыны булдырылган. Шулай да балалар бакчаларында кадрлар дефициты күзәтелә. 
Бу турыда «ЭкспоКама» күргәзмә үзәгендә узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре буенча кадрлар бүлеге баш белгече Римма Арсланова әйтте. 

– Балалар бакчаларында тәрбиячеләрнең күпчелеге бер ярым ставкага эшләргә мәҗбүр. Бүгенге көндә 192 тәрбияче, 258 кече тәрбияче кирәк. Гомумән алганда, барлыгы 600 вакансия бар: тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, медицина хезмәткәрләре, кече тәрбиячеләр, җыештыручылар, – диде ул. 

Шулай ук Римма Арсланова быелның 1нче гыйнварыннан тәрбиячеләрнең һәм кече тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары уртача 4 мең сумга артканын да әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы