Чаллы биючеләре Мәскәүдә уңыш казанды
Ике коллектив та үз номинацияләрендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
6 гыйнварда Мәскәүнең «КОСМОС» концертлар залында XXII нче «Рождественские звёзды» Халыкара фестиваль-бәйге үтте. Анда шәһәребезнең «Гөрләвек» һәм «Щелкунчик» хореография коллективлары да чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, шәһәрдәшләребез әлеге бәйгедә катнашып кына калмады, ә югары нәтиҗәләргә дә иреште. Ике коллектив та үз номинацияләрендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
фото: https://vk.com/kult_chelny
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев