Чаллы хакиме Наил Мәһдиев бүген РФ Конистуциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде.
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев бүген РФ Конистуциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде.

Яр Чаллыда 1 июльгә кадәр 173 сайлау участогында Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча иртәнге 8.00 сәгатьтән 20.00 кадәр тавыш бирергә була.

Бүген шәһәр хакиме Наил Гамбәр улы 23 мәктәптә Россия Конситуциясенә төзәтмәләр кертү буенча гражданлык бурычын үтәде.

Чаллыда һәр тавыш бирү участогында санитария, гигеена таләпләре саклана. Килүчеләргә битлек, перчатка, антисептик һәм бер тапкыр гына файдалана торган ручка бирәләр.

Шулай ук автокалада утыз автобуста 30 тавыш бирү участогы эшли башлады. 21 палатка куелды. 

Чаллыда өйдән чыкмый гына да тавыш бирү оештырылган. Моның өчен тавыш бирү комиссиясенә алдан гариза бирергә кирәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев