Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы диктант язды

Диктант язу өчен Татарстанда барлыгы 1000 гә якын мәйданчык булдырылды.

Бүген көндезге икедә Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә “Тоталь диктант” чарасы үтте. Ул ел да россияүләм мәгариф акциясе кысаларында оештырыла. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Быел диктант өчен язучы  Марина Степнова хикәясеннән  өзек алынды. Текстта 19 гасыр ахырында Воронеж каласында гомер итүче яшүсмер язмышы бәян ителә.

Чаллыдан кала  әлеге чара бүген республикабызның башка район-шәһәрләрендә дә үтә. Диктант язу өчен Татарстанда барлыгы 1000 гә якын мәйданчык булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев