Чаллы мәчетләрендә бәйрәм намазына биш меңләп кеше килгән
Мәчеткә бәйрәм намазына керә алмаганнар өчен ишегалдында намаз өчен урыннар оештырылган.
Чаллыда Ураза гаете бәйрәме уңаеннан оештырылган гает намазында биш меңләп мөселманы катнашты. Бу хакта Чаллы мөхтәсибәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген иртәнге сәгать 7дә Автошәһәрнең 14 мәчетендә бәйрәм намазлары узды. «Нур-Ихлас» мәчетендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев, җирле эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Надир Закиров һәм башкалар булды.
Иман йорты барлык кешене дә сыйдыра алмады. Мөселманнарга мәчет ишегалдында да намаз укыр өчен урыннар әзерләнгән иде.
Бәйрәмне Чаллы мөхтәсибәте башлыгы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин үткәрде.
«Шәригать кануннарын үтәп, тәнебезне һәм җаннарыбызны чистарттык. Зәкәтне һәм фитырне биреп, без үз акчаларыбызны һәм байлыгыбызны тазарттык. Ифтар уздырганда мохтаҗларга ярдәм иттек. Коръән укыганда аның аятьләре турында уйландык. Инде чистарынгач, алга кыю карыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез», - диде Әлфәс хәзрәт Гайфуллин.
Ураза бәйрәме бүген Җиңү паркында дәвам итәчәк. Анда балалар өчен уен мәйданчыклары оештырыла, гаилә конкурслары һәм көрәш буенча ярышлар уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев