Чаллы шахматчылары бер дә сынатмады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шахматчылары бер дә сынатмады

12 шәһәр һәм район катнашында "Этюд"спорт мәктәбендә тиз шахмат уены һәм блиц буенча Татарстан Республикасының команда чемпионаты узды.

Ир - атлар арасында Чаллыдан Роберт Сафин, Максим Самусенко, Айдар Садыйков, Алмаз Куликов составындагы "Феникс" командасы җиңде. 2 урында -  Казанның Вахитов районы җыелма командасы, бронзага Чаллының "Эверест" командасы лаек дип танылды.
Тиз шахмат буенча ТР хатын-кызлар чемпионатында Яр Чаллының "Чаллы җыелма командасы" командасы җиңде (Зарина Шәфигуллина һәм Александра Мальцева), икенче урында - Яшел Үзән командасы, өченчедә - Казанның Вахитов районы җыелма командасы.
Ир-атлар арасында блиц буенча Татарстан Республикасы команда чемпионатында Ренат Гавариев, Руслан Габитов, Артем Нәгыймов һәм Никита Гыйләҗетдинов составында "Сатурн" (Яр Чаллы) командасы беренче булды. Икенче урында - Казан шәһәренең Вахитов районы җыелма командасы. Өченче урынга Казанның Идел буе районы командасы лаек булды.
Хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы чемпионатында Яр Чаллының "Чаллы җыелма командасы" командасы җиңү яулады (Зарина Шәфигуллина һәм Александра Мальцева). Икенче урында - Казанның Вахитов районы. Өченче урынны Яшел Үзән шахматчылары яулады.

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт шахмат

Нет комментариев