Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар матбугат үзәгенә балалар экскурсиягә килде - ФОТОЛАР, ВИДЕО

Бүген Чаллының татар матбугат үзәгенә кечкенә кунаклар килде. Алар шәһәр балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче ""Лучик" җәйге студиясенә йөри.

Малайлар-кызлар "Көмеш кыңгырау" газетасы, "Мәйдан" журналы, "Шәһри Чаллы" газетасында эшләүче җурналистлар белән танышты. Балалар газеталарны ясау, компьютерда җыю ысуллары белән танышты. Үзләре дә кечкенә генә хикәяләр, шигырьләр язулары хакында сөйләде. 

Кунаклар көн саен "Шәһри Чаллы" сайтын күзәтеп баруларын да әйтте. Алар интернет челтәре аша "Сабан туе гүзәле - 2022" шәһәркүләм бәйгесендә катнашучы педагоглары Чулпан Кәлимуллина өчен газета сайтына кереп тавыш бирәләр икән. Сүз уңаеннан, Чулпан бүгенге көндә 500дән артык тавыш җыйды. 

Экскурсия соңында кечкенә шәһәрдәшләребез журналист абый-апаларына үзләре башкаруында "күчтәнәч" - инглиз телендә җыр бүләк итте. Ахырдан кунаклар җыелып фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев