Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Чаллы-ТВ” телерадикомпаниясе оешуга - 30 ел тулды

Абруйлы һәм тәҗрибәле коллективка киләчәк тә дә зурдан-зур уңышлар, яңадан-яңа проектлар һәм һөнәри биеклекләр теләп калабыз.


Бүгенге көндә Татарстан буенча дистәләгән телерадиокампания эшли. 1992 елда эфирга чыккан “Чаллы-ТВ” алар арасында иң абруйлы һәм тәҗрибәлеләрнең берсе. Бүген, 15 апрельдә, телерадиокомпания үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә.

“Чаллы-ТВ” — ул телевизион тапшырулар гына түгел, ә тәүлек буена татарча сөйләп торучы “Күңел” радиосы да. Республика күләмендә уздырылган төрле бәйгеләрдә чаллылылар һәрвакыт диярлек беренчелекне яулап килә, Русия күләмендә үткәрелгән конкурсларда да мактаулы исемнәргә лаек булулары белән мактана алалар.

“Чаллы-ТВ” икетеллелекне саклау һәм үстерү юнәлешендә дә саллы хезмәт куя. Телерадиокомпания шәһәрдәшләребезне тәүлек әйләнәсе саф татар телендә яңалыклар, тапшырулар белән куандырып тора.

Абруйлы һәм тәҗрибәле коллективка киләчәк тә дә зурдан-зур уңышлар, яңадан-яңа проектлар һәм һөнәри биеклекләр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы