Чаллы укучыларын эшкә урнаштыру өчен 13 млн сум бүлеп бирелгән
1 июльдән Яр Чаллыда мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру башланачак
Бу хакта онлайн-пресс-конференция барышында «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте. 2 800 укучы җәйге чорда шәһәр предприятиеләренә урнаша ала. Үз балаларын эшкә урнаштырырга теләгән әти-әниләргә мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бюджет оешмаларына эшкә урнашкан яшүсмерләр, көненә икешәр сәгать эшләячәк.
Әйтик, тулы эшләнгән ай өчен мәктәп укучысы 5 200 сум акча алачак. "Хезмәт хакына шәһәр бюджетыннан 8 млн 300 мең сум, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан 5 млн 300 мең сум акча бүлеп биреләчәк", – дип сөйләде Татьяна Быданова.
Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев