Чаллы укучысы тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучысы тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады

Рәис Шәкуров 78нче Пушкин исемендәге лицейда белем ала. 11нче сыйныф укучысы тарих буенча үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды.

Анда барлыгы 292 бала катнашкан. Укучылар тарихи эссе, тест язганнар, үз проектларын булдырганнар һәм бирелгән темаларга чыгыш ясаганнар. 

Җиңүчеләр арасында Түбән Кама шәһәре укучысы да бар. Чаллының 35нче мәктәбе 9нчы сыйныф укучысы Аметхан Паллыев та әлеге олимпиадада призлы урын яулаган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев