Чаллыда 9177 вакансия бар
Чаллыда барлыгы1 534 кеше рәсми рәвештә эшсез итеп теркәлгән. Ел башыннан барлыгы 5 962 кеше эш белән тәэмин ителгән.
Җәйге чорда 2 836 укучы эшләгән. “Россия эше” кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова әйтүенчә, бүгенге көндә үзәктә 9177 вакансия бар. ”Теләгән кешегә сәләте һәм тырышлыгына карап эш табарга була”, - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев