Чаллыда бер ир-ат урамда йөргәндә егылып үлгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер ир-ат урамда йөргәндә егылып үлгән

Сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Кичә, 18 сәгатьтә, Чаллы халкы 52 нче комплекс йортлары тирәсендә бер ир-ат ята дип, полициягә хәбәр бирәләр.
Һәлакәт урынына "ашыгыч ярдәм" бригадасы оператив рәвештә килеп җитә. Ләкин ир-атка медицина ярдәме кирәк булмый - аның үлгән булуы ачыклана.

Тикшерү барышында 59 яшьлек Чаллы кешесенең бу районда яшәве ачыкланган. Үлем нәтиҗәсенең сәбәбен суд медицина экспертлары ярганнан соң гына әйтәчәк.


фаҗига

Нет комментариев