Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Әбүгалисина» спектакленең премьерасы

Ул – атаклы Каюм Насыйринең «Әбүгалисина» әсәре буенча куелган гаилә белән карый торган матур, күңелле спектакль.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында чираттагы премьера. Ул – атаклы Каюм Насыйринең «Әбүгалисина» әсәре буенча куелган гаилә белән карый торган матур, күңелле спектакль. «25-26 мартта аны тамашачыларга тәкъдим итәбез. Сюжеты болайрак. Тыныч кына яшәп яткан шәһәргә акыл иясе Әбүгалисина килеп төшкәч, хикмәтләр башлана да инде! Ярлы егет Хәлвәфрүшнең тормышы үзгәрә дә куя. Дөньяны танып белү сере һәм саф мәхәббәтнең көче бар авырлыкны җиңәргә ярдәм итә. Төп рольдә талантлы, сыгылмалы артистыбыз Рәзил Фәхретдинов  уйный. Яшь режиссер, ГИТИС студенты Гөлназ Минкина әсәрне мавыктыргыч итеп куярга тырышты. Көйләрне композитор Алмаз Әсхәдуллин язды. Артистлар да үзләренә бирелгән рольләрне тамашачыларга ошарлык итеп уйныйлар. Гаиләгез белән килеп, рәхәтләнеп ял итеп китегез»,– ди театрның әдәби бүлек мөдире, инсценировка авторы Айгөл Әхмәтгалиева.  

Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премьера мәдәният театр