Чаллыда боз астына төшеп киткән чаңгычыны коткарганнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда боз астына төшеп киткән чаңгычыны коткарганнар

Кешеләр шәһәр пляжларының берсендә Чулман елгасында чаңгыда шуган ир-атның боз астына төшеп китүен күреп калган

Чаллыда боз астына төшеп киткән чаңгычыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га агентлыкның Чаллыдагы үз корреспонденты хәбәр итте.

Кешеләр шәһәр пляжларының берсендә Чулман елгасында чаңгыда шуган ир-атның боз астына төшеп китүен күреп калган.

Бу хәлгә очраклы рәвештә тап булган икенче бер чаңгычы, аның янына сак кына килеп, ир-атны судан тартып чыгарган һәм ватрушкада яр буена алып чыккан. Урынга килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ир-атка коры киемнәр кидергән һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.


Нет комментариев