Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ДНР һәм ЛНРдан килүче гражданнарны көтәләр

Аларга волонтерлар ярдәм итәчәкләр

Бүгенге көнгә шәһәрдә 132 волонтер булышырга теләк белдергән. Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасына «Орион» яшьләр үзәге директор урынбасары, шәһәрнең  волонтерлар штабы җитәкчесе Анастасия Гайфуллина сөйләде.  

– «Жемчужина» санаториенда эвакуацияләнгән кешеләрне 50 волонтер каршы алачак. «КАМАЗжилбыт»та – 30 волонтер эшләячәк. Калганнары запаста. Волонтерлар арасында аниматорлар, психологлар, медиклар  да бар. Килүче гражданнарга ПЦР-тест ясалачак, кирәкле медицина тикшеренүләре үткәреләчәк.  Күченергә, урнашырга да волонтерлар  ярдәм итәчәк, – диде Анастасия Юрьевна.

Фото: Яндекс.Карты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: актуаль