Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда дәрәҗәле спорт ярышлары үтәчәк

Турнирларда илебезнең 13 регионыннан 500дән артык каратэчы катнашуы көтелә.

7-8 май көннәрендә Чаллыда каратэ буенча Идел буе Федераль округы беренчелеген һәм “Татарстан өметләре” регионара турнирын үткәрү күздә тотыла. 

Спортчылар көрәш осталыкларын шәһәрнең “Витязь” олимпия резервы мәктәбе залында сынаячак. Алар өчен иртәнге 9дан кичке 18:00 сәгатькә кадәр җан атырга мөмкин булачак.

Турнирларда илебезнең 13 регионыннан 500дән артык каратэчы катнашуы көтелә.
Спорт чараларына мәртәбәле кунак та чакырылу. Ул Россиянең каратэ буенча судьялар комитеты рәисе,  А (WKF) категориясенә ия рефери – Магомедов Шарапутдин Набиевич. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт ярышлары